Мөфти Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты

15 май 2025 ел 17:51
Мөфти Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 17нче көнендә (15нче майда), Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим “Кол Шәриф” мәчетендә булды. Мәчеттә аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Мөфти кунакка мәчет буйлап экскурсия үткәрде, архитектура үзенчәлекләрен һәм эчке бизәлешен күрсәтте. Аннары алар Ислам мәдәнияте музеенда булды. Мөфти кунакка Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәү традицияләре, Татарстанның исламны үстерү өлкәсендәге зур казанышлары, Диния нәзарәте тормышка ашыра торган проектлар һәм төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. Очрашу истәлеге итеп Мөфти кунакка «Казан басмасы»н бүләк итте.

Бүген “Кол Шәриф” мәчетендә Мөфти Камил хәзрәт шулай ук Ислам университеты лигасы генераль сәркатибе, профессор Сами әл Шәриф белән очрашты. Очрашуда Мөфти профессор белән үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Профессор Сами әл Шәриф үзе хезмәт куйган оешма, аның максатлары һәм бурычлары белән таныштырып узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы