Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәменә корбанлыкка гаризалар кабул итә

21 май 2025 ел 11:52
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәменә корбанлыкка гаризалар кабул итә

Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗлар өчен Корбан бәйрәмендә корбан чалуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Корбан ите аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле булганнарга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һәм ялгыз аналарга тапшырылачак. Итнең өчтән бер өлешен үзеңә калдырырга мөмкин. Фонд белгечләре мохтаҗлар арасында корбан чалуны һәм мохтаҗларга бүлеп бирүне ислам кануннары нигезендә оештыра.

Быел Фонд корбанлыкның түбәндәге вариантларын тәкъдим итә:

а) бәрән, ите 15 килограммнан башлана (бәясе 16 500 сум) – тулысы белән мохтаҗларга кала;

ә) теләге булган кешеләр итнең өчтән бер өлешен үзенә ала ала:

  • бәрән, ите – 20 кг (бәясе 18 000 сум);
  • кәҗә, ите – 15 кг (бәясе 16 500 сум);
  • көрдәкле сарык, ите – 25 кг (бәясе 23 000 сум);
  • сыерның җидедән бер өлеше, ите – 35 кг (22 000 сум).

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 225-33-22 телефонына шалтыратыгыз яисә +7(987) 225-33-22 номерына (What’s App) языгыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100