Мөфти Рәсүлев укуларында: “Мөхәммәд ﷺ моннан 1400 ел элек үк кешеләр һәм халыклар – бертигез, милләтчелеккә урын юк, дип игълан итә”

04 июль 2025 ел 11:58
Мөфти Рәсүлев укуларында: “Мөхәммәд ﷺ моннан 1400 ел элек үк кешеләр һәм халыклар – бертигез, милләтчелеккә урын юк, дип игълан итә”

Бүген, мөхәррам аеның 9 нчы көнендә (4 июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин – Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә эш сәфәрендә. Ул монда “Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге вакытта ислам” VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә шәрәфле кунак буларак катнашу өчен килде. Төп чаралар күренекле мөселман дин эшлеклесе, ишан, “Рәсүлия” мәдрәсәсенә нигез салган һәм анда мөгаллимлек иткән, Нәкышбәндия тәрикатенең суфый шәехе Зәйнулла Рәсүлев яшәгән һәм хезмәт иткән шушы шәһәрдә уза.

Камил хәзрәт сәфәре барышында иң беренче чиратта иске мөселман зиратында ишанның каберен зиярәт итте һәм дога кылды. Ул ишан нигез салган һәм зират янында урнашкан "Рәсүлия" тарихи мәдрәсәсе шәкертләре белән дә очрашты.

Алга таба Рәсүлев укулары «Ватанны саклауда һәм нацизм белән көрәштә традицион диннәрнең бердәмлеге» фәнни-гамәли конференциясе белән дәвам итте. Җыелышта Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Россиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.

Форум кысаларында Ватанны саклаучының рухи-әхлакый үсешендә диннәрнең әһәмияте, милләт бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Конференция Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Укуларда хакимият вәкилләре, якын һәм ерак чит илләрнең дини лидерлары, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт, конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан мөселманнары исеменнән сәлам җиткерде, бүген, кояш баю белән, Гашурә көне җитәчәген искәртте. Һәм ул Зәйнулла ишанның Россиядә ислам үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте: “Бүген без бөек галимебез Зәйнулла Бин Хәбибулла ән-Нәкышбәндине искә алырга җыелдык, ул бик күп шәкертләр күңелендә Пәйгамбәребезﷺ сөннәтенә сөю-мәхәббәт тәрбияләп үстергән кеше. Һәрбер агачны җимешенә карап бәялиләр. Зәйнулла Рәсүлев Мөфти Галимҗан Баруди белән дуслар һәм алар икесе дә шәех Әхмәд Зияветдин Гумушханвиның хәлифе булганнар. Соңрак Рәсүлевның малае Габдрахман Мөфти була һәм барлык мөселманнарны фашизмга көрәшкә өндәп фәтва белән чыга. Аның укучысы Нургали Хәсәнов Буа мәдрәсәсе директоры булган һәм солтан Габделхәмиднең югары бүләгенә лаек булган. Ул нигез салган Рәсүлия мәдрәсәсеннән дә бик күп укучылар чыккан...”

Аннары Мөфти Пәйгамбәр ﷺ сөннәтенең җәмгыятьтә динара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау мәсьәләләрендәге әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үтте. Камил хәзрәт Пәйгамбәрнең ﷺ Хушлашу вәгазен искә төшерде һәм, тән төсенә һәм милләтенә карамастан, кешеләрнең тигез хокуклы булуы турындагы нәсыйхәтләрен сөйләп үтте:

–  Тарихка ул “Хушлашу вәгазе” дип кереп калды, чөнки аннан соң, 90 көн үтүгә, ул бу дөньядан китә. Әмма аның соңгы һәм бик әһәмиятле нәсыйхәтләрен тыңлау өчен 100 меңнән артык кеше җыела! Аның иң мөһим сүзләре шушы була: “И кешеләр, – ди пәйгамбәребез . – Сезнең Раббыгыз – бер, атагыз да бер, ул – Адәм. Тәкъвалыктан башка бер гарәпнең гарәп булмаганнан, гарәп булмаганның, гарәп булганнан, ак тәнле кешенең кара тәнледән, кара тәнленең ак тәнледән өстенлеге юк. Сезнең өстен булганыгыз – Аллаһтан иң нык курка торганыгыз”. Күргәнегезчә, Мөхәммәд ﷺ моннан 1400 ел элек үк кешеләр һәм халыклар – бертигез, милләтчелеккә беркайда да урын булмаска тиеш дип игълан итә. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче төрле милләттән булган һәм төрле дин тоткан хәрбиләр бүген менә шушы хак өчен көрәшә дә инде!

Конференция тәмамлану белән, анда катнашучылар Зәйнулла Рәсүлев исемендәге мәчеттә җомга намазын укыды.

Конференцияне Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте теләктәшлегендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия халыклары ассамблеясе оештырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы