Татарстан мөселманнары Лисичанск һәм Рубежное балаларына якынча 1 млн сумлык гуманитар ярдәм тапшырды

11 август 2025 ел 16:51
Татарстан мөселманнары Лисичанск һәм Рубежное балаларына якынча 1 млн сумлык гуманитар ярдәм тапшырды

Бүген, 11 августта, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендәге мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга гуманитар ярдәм тапшырды. Якынча 900 000 сумлык, гомуми авырлыгы 700 кг булган гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы вәкилләренә киләчәктә Луганск Халык Республикасына илтү һәм Лисичанск шәһәре хакимияте тарафыннан мохтаҗлар арасында бүлү өчен тапшырылды.

Гуманитар йөкне тапшыру һәм төяү ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк башкарма комитеты, «Бердәм Россия» партиясенең «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» яшьләр гомумроссия берләшмәсе вәкилләре катнашында узды.

Гуманитар ярдәм җыюда Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләреннән мөселманнар катнашты. Диния нәзарәте гуманитар йөге 210 балага исәпләнгән.

Аларга гигиена чаралары, балалар әйберләре һәм җиһазлар: чүпрәкләр, памперслар, кремнар, дымлы тастымаллар, кер юу порошоклары, манежлар, караватлар, коляскалар, кием-салым, урын-җир, шулай ук балалар ризыклары (боткалар, сөт продуктлары, боламыклар, соклар, катнашмалар) һәм башкалар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы