Мөфти Камил хәзрәт Казанның “Гаилә” мәчетендә ачык лекция укыды

11 декабрь 2025 ел 11:54
Мөфти Камил хәзрәт Казанның “Гаилә” мәчетендә ачык лекция укыды

Җөмәдәл-ахыр аеның 20нче көнендә (10нчы декабрьдә), Казанның “Гаилә” мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында вәгазь кичәсе узды. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөхтәрәм кунакны җылы сәламләп, мондый ачык лекцияләр үткәрүнең мөһимлеген ассызыклап үтте.

Әлеге чарага Казан шәһәренең төрле почмакларыннан йөзгә якын кеше килде: алар Мөфтинең вәгазен тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Җыелган халык алдында Камил хәзрәт “Коръән һәм Сөннәт” темасына лекция сөйләде. Ул Ислам динендә мәзһәбләр темасына тукталды, пәйгамбәрләр, сәхабәләр һәм танылган мөселман галимнәре тормышыннан нәсыйхәтләр җиткерде.

Вәгазь кичәсенең интерактив өлеше аеруча җанлы һәм истә калырлык булды: Мөфтигә Ислам гыйлеменең төрле өлкәләре буенча сораулар яудырдылар. Камил хәзрәт хаҗ кылуга кагылышлы, шулай ук казага калган намазларны уку, хәләл тормыш рәвеше алып бару, хәләл һәм хәрамны аеру, үзеңне һәм якыннарыңны хәрам ризыклардан саклау һ.б. көнүзәк сорауларга аңлатмалар бирде.

Очрашу ахырында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дин юлында озак еллар хезмәт куеп, Ислам кыйммәтләрен үстерүгә һәм саклауга, рухи-әхлакый тәрбия, гыйлем бирүдә бәһасез һәм намуслы хезмәте өчен “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга “ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы” медален тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы