14 декабрьдә Буа мөхтәсибәте вәкилләре Ташкичү авылы мәдәният йортында үткәрелгән Мәүлид кичәсендә катнашты. Чарада имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсанов, Буа шәһәренең Хаҗилар мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, җирле үзидәрә башлыгы Радик Вәлиев бар иде. Илмир хәзрәт килгән авылдашларга Пәйгамбәребезнең ﷺ иң камил кеше икәнлеге турында сөйләде. Кичә дәвамында Фәһим хәзрәт исә яшьләргә үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Авыл имамы килгән кунакларга рәхмәтләрен әйтте, авыл халкын җомга намазына килергә чакырды. Чара Мәүлид табыны белән авыл мәчетендә дәвам итте.
Буа мөхтәсибәте Ташкичү авылында булды
15 декабрь 2016 ел 09:23
Соңгы яңалыклар
Көньяк Африка Республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты сертификатын таныды!
13 март 2025 ел 15:58
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 14нче мартта 30нчы хәйрия маршруты йөриячәк
13 март 2025 ел 08:25
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


