Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә "Серле сандык" дип аталган интеллектуаль уен булып узды. Чара пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләмнең тормыш юлына багышланды.
Әлеге бәйгедә мәдрәсәнең кичке һәм читтән торып уку бүлегендә укучы апалар-кызлар катнашты. Уен өч этаптан торды. Беренче этапта өчәр кешедән торган өч төркемнең җиңүчеләре билгеләнде. Ярымфинал өлешендә беренче өлештә җиңгән катнашучылар көч сынашты. Әлеге бәйгедә мәдрәсәнең читтән торып уку бүлегендә өченче курста укучы Янгирова Әлфинә җиңү яулады. Һәрбер катнашучы кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Яр Чаллы мөслимәләре интеллектуаль уенда көч сынашты
10 гыйнвар 2017 ел 14:39
Соңгы яңалыклар
Казанда Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак һәм хаҗга юлламалар уйнатылачак
14 август 2025 ел 09:05
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




