Иртәгә Чистай мөхтәсибәте башлангычы белән шәһәр мәчетләрендә “Туган тел” дип исемләнгән флешмоб узачак. Татар әдәбиятының классик шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен коллектив рәвештә укып, җирле мөселманнар республикабыз мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә карата үз карашын белдерәчәк. Флешмоб татар телен саклап калу темасына узачак фикер алышудан соң булачак. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телен саклау мәсьәләләренә багышланачак. Тел халык мирасының рухи-мәдәни өлеше буларак каралачак.
Чистайда "Туган тел" дип исемләнгән флешмоб узачак
26 октябрь 2017 ел 11:17

Соңгы яңалыклар

Мөфти XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты
28 февраль 2025 ел 14:02

Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга Рамазан ае уңаеннан ике гуманитар йөк җибәрде
28 февраль 2025 ел 08:38

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате
28 февраль 2025 ел 08:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы