Бүген Чистайның мөселман яшьләре берлеге активистлары Татар Ялтаны авылында урнашкан мәктәп-интернатта булды. Хәзер биредә 72 физик мөмкинлеге чикле сабый яши һәм белем ала. Мөселман яшьләре балаларга кызыклы программа тәкъдим иткән. Аерым алганда, балалар хна белән рәсемнәр, төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде, аквагрим белән танышты. Студентлар уен формасында робототехника турында аңлатты. Бүләк итеп мөхтәсибәт исеменнән интернатка яңа телевизор һәм баллы бүләкләр бирелде.
Чистай мөселманнары балалар интернатында булды
28 сентябрь 2017 ел 14:00
Соңгы яңалыклар
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Диния нәзарәтеннән Җиңүнең 80 еллыгына күчтәнәчләр ала
30 апрель 2025 ел 12:03
Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә үткәрде
29 апрель 2025 ел 12:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







