Кичә, сафәр аеның 23нче көнендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа мөхтәсибәте районның өлкән яшьтәге актив хатын-кызларын хөрмәтләп, корбан ашы оештырды. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап Буа шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәчетендә үтте. Күп еллар дәвамында мөхтәсибәт эшчәнлегендә актив катнашып, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә зур өлеш керткән апаларны Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм “Әбү Хәнифә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Үзенең чыгышында имам-мөхтәсиб ихласлы булу, карт кешеләргә хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын искәртте. Кичәне Буа районы мөслимәләре җитәкчесе Гөлирә ханым Шәйдуллина алып барды, ул үз чыгышында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Өлкәннәрне хөрмәтләү чарасында барлыгы утыздан артык хатын-кыз катнашты, алар Буа шәһәреннән генә түгел, Татар Буасы, Чәчкап, Наратбаш, Бикмураз авылларыннан килде.
Буа мөхтәсибәте өлкәннәрне хөрмәтләде
01 октябрь 2021 ел 10:41

Соңгы яңалыклар

2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте
14 гыйнвар 2025 ел 09:11

Мөфти РФ прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты
13 гыйнвар 2025 ел 15:51

2024 елда Татарстан мөфтияте махсус хәрби операция зонасына сугышчыларга 6 гуманитар йөк илтте
13 гыйнвар 2025 ел 09:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы