Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Казанда яшәүче фәләстыйнлеләр өчен акча җыя

21 ноябрь 2023 ел 10:04
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Казанда яшәүче фәләстыйнлеләр өчен акча җыя

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Казанда яшәүче фәләстыйнлеләр өчен акча җыю хакында игълан итә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда Фәләстыйннан килгән 30дан артык кеше яши, шуның 26сы – студент. Алар Казан (Идел буе) федераль университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала.

Аларның күбесе хәзер авыр хәлдә калган – якын туганнарын яки мал-мөлкәтен югалткан.

Шуңа бәйле рәвештә Фәләстыйннән килгән кешеләргә, беренче чиратта студентларга ярдәм итү өчен аерым акча җыю карары кабул ителде.

Түбәндәге ысуллар белән ярдәм итәргә мөмкин:

Саклык банкы картасы номеры буенча: 5336 6902 2342 7776 (Гюзелия Галимзяновна В. – "Закят" фонды хезмәткәре);

“Зәкят” хәйрия фонды сайты аша турыдан-туры акча күчерергә мөмкин: zakyatrt.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100